Күптән түгел мәҗбүри вакцинация үтәргә тиешлеләр исемлегенә 18 яше тулганнар да кертелде.
Нурлат аграр техникумында әлеге категориягә эләгүче студентлар 149 кеше исәпләнә. Техникум директоры Алевтина Граф сүзләренә караганда, аларның 86 сы бу профилактик чараны узган инде.
«Без 20-30 кешегә вакцинация ясарга теләк белдерүчеләр исемлеген төзибез, медицина хезмәткәрләре килә торган көнне билгелибез. Бу студентлар тиз һәм чиратсыз процедураны уза алсын өчен эшләнә, – дип билгеләп үтте Алевтина Александровна.
Кызганы, әлегә коронавирус авыруы, әлегә бездән китәргә ашыкмый. Авыру статистикасы көн саен диярлек антирекордлар куя. Сүз уңаеннан, күп кенә студентлар үзләре вакциналаштыру инициативасын күрсәтә. Чөнки техникумга керү махсус кодны күздә тотмаса да, ә менә гамәли җитештерү практикасын узу өчен ул мәҗбүри санала.