Бүгенге көн календарьда Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнгән. Бу датага багышланган чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә узды.
Җомга көнне иртән иртүк шәһәрнең 9нчы номерлы мәктәбе укучылары территориядә яшь юл инспекторлары хәрәкәтенә багышланган массакүләм флешмоб оештырды. Аннары чара мәктәп стеналарында дәвам итте, биредә укучылар үзләренең тематик чыгышларын күрсәтте, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты.
Шәһәрнең 3нче мәктәбендә дә бу датага багышланган чара үткәрделәр. Биредә балалар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов чыгыш ясады, ул район юлларында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар турында күңелсез статистика турында сөйләде. Укучылар, үз чиратында, юл йөргәндә кагыйдәләрне бозмаска һәм аларны һәрчак үтәргә сүз бирде.
"Күптән түгел генә мин ЮХИДИ бүлегендә экскурсиядә булдым, җимерелгән автомобильләрне күрдем, бу бик куркыныч. Өлкәннәрнең юлларда игътибарлы һәм пөхтә булуларын теләр идек. Ул вакытта авария дә азрак булачак", - дип уртаклашты 3 нче мәктәп укучысы Вячеслав Литта.
Чарада катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды, ә соңыннан символик рәвештә күккә ак шарлар җибәрде.