Билгеле булганча, республиканың баш санитар табибы карары буенча, 8 ноябрьдән эш бирүчеләр коронавирус инфекциясеннән вакцина алмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә тиешләр. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре мондый кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан, шәһәр оешма-учреждениеләрен тикшерделәр. Алар белән рейдка без дә чыктык. “Киләчәк” иҗат үзәге быел 1800дән артыграк балага өстәмә белем бирә. Педагогларга яшь нурлатлылар белән көн саен аралашырга туры килә, шуңа COVID-19га каршы вакциналаштыру мәсьәләсе аеруча кискен тора.
– Бүгенге көндә 24 педагогның 23е вакцинаның ике компонентын да алды, бер хезмәткәрнең медицина күрсәткечләре буенча прививканы кичектерүгә рөхсәте бар, ул Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары буенча рәсмиләштерелгән, – диде Үзәк директоры Эльмира Бикинеева. Документларны тикшерү барышында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова бер кагыйдә бозу очрагына да юлыкмады. Шәһәр үзәгендәге мини-пекарняларның берсендә дә шундый ук хәл күзәтелде.
– Болар – безнең яктан бернинди кисәтү дә булмаган сирәк учреждениеләрдән. Кызганычка каршы, эш бирүчеләрнең барысы да бу мәсьәләгә җитди карамый. Тикшерүләр башланганнан бирле закон бозуның ике очрагы ачыкланды, ягъни вакцина ясатмаган хезмәткәрләр эштән читләштерелмәгән һәм хезмәтләрен дәвам иттерәләр иде, – дип аңлатма бирде ул.