Нурлат янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре су объектларында рейд үткәрде

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

Календарь көз әле тәмамланмаса да, урамда чын кыш инде, җиргә юка кар катламы ятты, сулыкларда да боз ялтырый.

Әмма нәкъ менә әлеге чорда су объектларында аеруча зур куркыныч яный: ныгымаган боз кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына калмыйча, гомерен дә алып китәргә мөмкин. Салдакай авылы янындагы Чирмешән елгасын балыкчылар аеруча үз итә, зур “табыш” артыннан хәтта күрше төбәкләрдән дә килүчеләр бар икән. Шуңа яз-көз айларында биредәге куркынычсызлык мәсьәләсе Якушкино авыл җирлеге башкарма комитетының аерым контролендә.

 – Елга ярына бозга төшәргә ярамавын кисәткән аншлаглар урнаштырдык, – дип биредә куркынычсызлык максатларыннан оештырылган эшләргә тукталды җирлек башлыгы Хасибулла Хәмидуллин.

 – Бәхетсезлек очракларын профилактикалауга да зур игътибар бирәбез, җирлекнең җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кешеләре өйдән-өйгә йөреп, халыкка аңлату эшләре үткәрәләр. Бозның калынлыгын даими күзәтеп торабыз, ул 7 см булганда гына бер кеше өчен куркынычсыз санала. Узган ел, мәсәлән, 10 декабрьдән соң гына бозга төшәргә мөмкин булды. Көзге бозга ышаныч юк, гадәттә, ул даими суыклар торганда гына ныгый. Чулпан метеорология станциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, якын көннәрдә көчле суыклар көтелми.

 – Узган ел 14 ноябрьдән температураның -23 градуска кадәр төшүе күзәтелгән иде, – диде метеоролог Наталия Матвеева.

 – Быел һава торышы йомшаграк, минималь температура -3-8 градус. Су объектларындагы иминлек мәсьәләсе буенча районда зур эшчәнлек алып барыла. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе җитәкчелегендә 1 ноябрьдән мобиль патруль төркемнәренең эше оештырылды, су буйларына бозга төшүне тыючы аншлаглар урнаштырылды. Нурлат янгын-коткару гарнизоны, авыл җирлекләре, эчке эшләр органнары вәкилләре һәм башкалар белән берлектә бозның торышына мониторинг үткәрү өчен даими рейдлар ясала.

 – Балалар арасында профилактикалау эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирәбез, – диде Нурлат янгын-коткару гарнизоны начальнигы Евгений Попов.

 – Ноябрь аенда мәгариф бүлеге белән берлектә балалар өчен су объектларында куркынычсызлык айлыгы игълан иттек. Аның барышында “Бозда һәм суда уяу булам” дип аталган рәсем бәйгесе оештырылды, юка бозга чыгуны кисәтү өчен укучылар һәм ата-аналар арасында инструктажлар үткәрәбез. Әти-әниләр дә бу чорда балаларына аеруча игътибарлы булсыннар, аларга бозга төшәргә ярамавын аңлатсыннар иде. Балаларның көзге бозда оештырган уеннары, куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәүләре фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International