Нурлатлылар күпфункцияле үзәктә QR-кодлар алырга ашыга

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

Бу көннәрдә күпләр QR-код алыр өчен Күпфункцияле үзәккә дә ашыгалар. Менә Дмитриевлар гаиләсен дә без үзәктә чиратта торганда очраттык.

 – Без икебез дә вакцина ясаттык, күптән түгел икенче компонентын да алдык. Процедураны җиңел генә уздырдык, бернинди хәлсезлек тә сизмәдек. Менә хәзер махсус код алырга килдек. Тиздән Казанга хастаханәгә барасым бар, аннан башка булмый, – диде Тамара Ивановна.

 – Нурлатлылар безгә Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узу, персональ мәгълүматларын раслаттыру һәм порталдагы парольләрен кабат торгызу өчен мөрәҗәгать итә алалар, – ди Күпфункцияле үзәкнең ТР буенча Нурлат филиалы җитәкчесе Ләйсән Мәүлетова. Кайбер нурлатлыларның кодны тикшерткәндә проблемалары чыккан – ул сканер ярдәмендә укылмаган икән. Үзәктә билгеләп үтүләренчә, бу очракта аны яңабаштан Дәүләт хезмәтләре порталыннан йөкләтеп алырга кирәк. Коллегабыз Гүзәл Садыйкова шулай эшләп карады да.

– Кайбер сәүдә үзәкләренә яки җәмәгать туклануы пунктларына кергәндә, кызганычка каршы, кодым укылмады. Әлеге проблеманы ничек бетереп булуы турында ишеткәч, шулай эшләп карадым һәм хәзер бар да тәртиптә, – ди ул. Смартфоны яки Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаганнар өчен Күпфункцияле үзәктә яңа хезмәт барлыкка килде. Хәзер биредә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узмаган һәм расланган исәпкә алу язмасы булмаганнар да вакциналаштыру турында QR-кодлы сертификатның кәгазь вариантын бастырып ала ала. – Моның өчен шәхесегезне раслаучы документыгызны гына күрсәтергә кирәк булачак, ә СНИЛС һәм ОМС полисыгыз яныгызда юк икән, куркыныч түгел. Хезмәт артыннан гариза бирүченең вәкиле яки ышанычлы зат та мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта гариза бирүче исеменнән эш итү хокукын раслаучы документлар кирәк булачак, ә ышанычнамәне гадәти язмача формада да тутырырга була, – дип аңлатма бирде Ләйсән Мәүлетова. Халыкның  уңайлылыгы өчен республиканың барлык күпфункцияле үзәкләре дә эш графикларын үзгәрттеләр, хәзер ЕСИАда теркәлү язмасын раслаттыру һәм вакциналаштыру турындагы сертификатны бастырып алыр өчен якшәмбе көнне дә 9.00дән 15.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International