Менә инде 21 ел инде ул район яңалыклары үзәгендә кайнап тора, ә җомга көнне тамашачыларга үзенең 7107нче чыгарылышын тәкъдим итте.
Нурлат телевидениесе иң актуаль һәм мөһим темаларны оператив рәвештә яктыртуны максат итеп куя, камилләштерергә омтыла, атна саен 7 сәгатьлек телепрограмманы трансляцияли.
Моннан тыш, атна саен дистәдән артык сюжет «Татарстан-24» телеканалында күрсәтелә, Нурлат яңалыклары бөтен республикага һәм башка телеканаллар аша трансляцияләнә.