22 ноябрьдән автобуска утырганда нурлатлылар QR-кодлар күрсәтәчәк

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

Күптән түгел әлеге исемлеккә тагын бер сүз – QR-код өстәлде. Һәм ул республика халкы, шул исәптән нурлатлылар арасында да күпсанлы сораулар тудырды.

Дүшәмбедән Татарстанда тагын бер чикләү чарасы кертелә – җәмәгать транспортында бары COVID-19га каршы вакцина алуыңны раслаучы документың яисә QR-кодың булганда гына йөрергә мөмкин булачак. Автобусларда пассажирларны күчерү ничек оештырылачак соң? Бу хакта без Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримовтан кызыксындык.

– Халыкны яңа кагыйдәләр буенча йөртү механизмы әле тулысынча эшләнеп бетмәсә дә, QR-кодның булу-булмавын автобуска утырганда кондукторлар тикшерердер дип ниятләп торабыз. Бу, әлбәттә инде, билгеле бер кыенлыклар тудырачак, – ди бу уңайдан Идрис Габделбәрович. Шул ук вакытта ул биредә пассажирлар үзләре хәлгә аңлап якын килсеннәр иде, ди, чөнки һәр автобусны полиция хезмәткәрләре озатып йөри алмый бит. Автотранспорт предприятиесе директоры сүзләренә караганда, бу чикләүләр шәһәрдәге маршрут автобусларына гына түгел, шәһәр яны һәм шәһәрара автобусларга да кагыла. Пассажирлар автовокзал кассасында вакциналаштыру узуларын расларга тиеш булачаклар. Казан ВУЗларының берсендә икенче курста белем алучы Гөлнара Садыйкованы без автостанциядә очраттык.

 – Җәмәгать транспортында өстәмә чикләүләр кертелү күп сораулар һәм аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарасын яхшы аңлыйм, әмма бу иң беренче чиратта безнең иминлегебез бит. Мин, мәсәлән, көн саен укырга автобуста йөрим, Нурлатка да еш кайтам. Янәшәдә утырып баручы пассажирларның берсе дә куркыныч тудырмасына ышаныч булса, тынычрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International