Нурлатның 2нче мәктәбе активистлары республика конкурсында үзләрен лаеклы күрсәтте

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

Алар “ Ребенок в мире прав” - «Бала хокук даирәсендә» исемле  VII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы призерлары арасына керде.

 

Шушы көннәрдә Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен уздырыла торган республика конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Тантанага 2нче номерлы шәһәр мәктәбенең "Мәктәп республикасы" “Бердәмлек" активистлары, җитәкчеләре Айгөл Сәлахова да барды. Сәхнәдә аларга бүләкләр-Диплом һәм бүләккә сертификатлар да тапшырылды.

Моннан тыш, Нурлат районы әлеге конкурска гаризалар саны буенча республикада лидерларның берсе булды, барлыгы 35 эш җибәрелде. Шуңа күрә оештыручылар карары буенча район конкурста актив катнашкан өчен Рәхмәт хатына лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International