Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ашлыкның кая озатылуын күзәтүнең яңа системасы турында сөйләделәр

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу системага 2022 елның сентябреннән үк тоташырга мөмкин булачак.

2022 елның сентябреннән башлап һәр ашлык партиясе турында барлык мәгълүмат, аны җитештерүче турында «Бөртек» федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәләчәк, анда шулай ук төяп алып китү, сыйфаты турында белешмәләр, озатылу вакыты документлары һәм башкалар исәпкә алыначак. 

Шул рәвешле, биредә кырдан алып кулланучыга кадәр бөртекле продукциянең тулы контроле алып барылачак. Кайбер төбәкләрдә пилот режимында әлеге системага кушылганнар инде, 2022 елның июленнән товар җитештерүчеләр өчен ул ирекле нигездә, ә 2022 елның сентябреннән теркәлү мәҗбүри булачак.

 Бу хакта бүген Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Мәскәүдән «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ киңәшчесе Юрий Чистяков, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Татьяна Менликиева сөйләде.

Биредә үк нурлатлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, оператив эшне оештыру һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен республикада мобиль лабораторияләр булдырылачак. Шуларның берсе Нурлатта  эшли башлаячак.

«Һәрвакыт яңалыклар сакчыллык белән кабул ителә. Куркырга кирәкми. Ашлык дәүләт мониторингы федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Бу эшне башкаручы кайбер субъектлар бар инде. Аларның эшләре көйле генә бара. Киләсе елда  бу бурычны үтәрбез дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев.

 

Семинар-киңәшмә Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International