Бу игелекле эш шәһәрнең иң хөрмәтле аксакалларының берсе – Зөфәр ага Гыймаев инициативасы һәм Нурлатның битараф булмаган кешеләре ярдәме белән тормышка ашырылды.
Кое конструкциясен алыштыру өчен манипуляторны «МАКойл» генераль директоры Дамир Ишкинеев китерде. Сүз уңаеннан, берничә ел элек тә чишмә нәкъ менә шушы предприятие тарафыннан төзекләндерелгән иде.
Кайчандыр биредә мул сулы чишмә суы агып торган.
Зөфәр ага хатирәләре буенча, сугыштан соңгы елларда мәчетләр җимерелгәннән соң, шәһәр һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр бирегә су артыннан гына түгел, догалар кылу өчен дә изге урын итеп килгәннәр. Тик 50 нче еллар ахырында бу җирлектә шикәр заводы төзелгәндә, чыганакны тирәнәйтү өчен шартлау оештырганнар, тик, кызганычка каршы, шуннан соң су бөтенләй юкка чыккан.
"Бу вакыйгалардан соң 40 ел су булмады, - дип уртаклашты Зөфәр ага. Моннан 20 еллар элек биредә көтү җыелырга яратуын сиздем. Тикшерергә булдым. Чишмәгә юлыктым һәм кәтмән ярдәмендә аны ачтым. Дамир Азат улы Ишкинеевка мөрәҗәгать иткәч, ул кое боҗрасын куярга, территорияне төзекләндерергә ярдәм итте”
Еллар узганнан соң бу боҗра да яраксызга килгән, һәм берничә айдан 90 яшен тутыручы Зөфәр ага үз акчасына коеның су алу конструкциясен үзгәртергә карар кылган.
"Зөфәр ага бик изге эш башкара",-диде Түбән Нурлатның бер мәчетенең имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов.