Нурлатлылар ТР Дәүләт хезмәтләрендә балалар бакчаларына гаризалар кабул итү сервисыннан вакытлыча файдалана алмаячак

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Кирәк  очракта, Нурлат районы халкы әлеге гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре аша, шулай ук җирле КФҮ аша офлайн-форматта һәм яшәү урыны буенча мәгариф бүлегендә рәсмиләштерә ала.

Исегезгә төшерәбез, нурлатлыларга балалар бакчасына гариза бирү өчен баланың мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөри башлау датасын, аның төркемдә булу режимын һәм юнәлешен күрсәтергә кирәк булачак.

Гариза төзегәндә шуны истә тотарга кирәк: балалар бакчасына йөри башлаганда баланың яше 2 айдан да ким булмаска һәм 8 яшьтән артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International