М12 Мәскәү-Казан трассасының яңа участогы 2022 ел ахырында ачыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 2022 елда трассаның аерым участоклары файдалануга тапшырылачак. 2024 елда трассаны тулысынча төзеп бетерү планлаштырыла. Хәзер бөтен магистраль буенча эшләр актив алып барыла.
Магистраль төзелеше барышында Идел аша күпер төзеләчәк, хәзерге вакытта күпернең 20 терәге урнаштырыла. Фәрит Хәнифов шулай ук трассаның дублер-юллары турында сөйләде, алар буйлап вак таш, ком, асфальт төягән йөк машиналары йөриячәк.
«Киләчәктә карарбыз, бу дублер - юллар үзләрен ничек күрсәтер. Федераль заказчылар аларны калдыру турында карар кабул итсә, начар булмас иде. Юлның кайсы да булса өлешендә ремонт үткәрелгән очракта, машиналар дублер юлдан йөри алачак»,-дип билгеләп үтте ул.
Татарстанның биш районы территориясе буенча уза торган М12 тизйөрешле трассасының түләүле участогы 142 километр озынлыкта. Тиз йөрешле участок буенча 130 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак. Бер километр юлның бәясе 2-2, 5 сум тирәсе булыр дип көтелә.