«Макойл»ның генераль директоры ТР Хезмәт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Дамир Ишкинеев нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларда актив катнашканы өчен бүләккә лаек булды.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары сессиясендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район Советы депутаты, «Макойл» АҖ генераль директоры Дамир Ишкинеевка ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Дамир Азатович нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Нурлат муниципаль районында яшәүче күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларда актив катнашуы өчен бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International