“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә «Без бергә –көчле» дип исемләнгән иҗади эшләр муниципаль конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс җирле партиянең «Салават күпере» проекты кысаларында, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Нурлат бүлекчәсе белән берлектә оештырылды.

Конкурска районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларыннан 40 эш килде. Өч яшь категориясе буенча 9 укучы югары бәя алды.

Нурлатның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Анастасия Данилова һәм Анастасия Казакова уртак эш белән катнашты. «Мин, Син, Без – бердәм ил» дигән кул эшләнмәләрен алар пластилин, тоз һәм фоамираннан ясаган. Аларның эше жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде һәм кызлар 15-18 яшьлекләр категориясендә беренче урынны яулады.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы бүләк белән Нурлат шәһәре Советы депутаты Гүзәл Әһлиуллина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Елауркина котлады. Алар яшь нурлатлыларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Гүзәл Дамировна шулай ук барысына да шәхсән татлы бүләкләр дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International