Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.
Сишәмбе көнне, 2021 елның 23 ноябрендә, 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлегендә (Нурлат шәһәре, Лихачев ур., 13 йорт) ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга карата хокук бозулы гамәлләр кылу, аларга торак урыннары бирү мәсьәләсе, шулай ук әлеге өлкәдә законны бозу мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8-843-45-2-68-28, 8-902-719-98-44
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.
Сишәмбе көнне, 2021 елның 7 декабрендә, 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлегендә, түбәндәге адрес буенча: Нурлат шәһәре, Лихачев ур., 13 йорт, күпфатирлы торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын бозу мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырачак.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8-843-45-2-68-28, 8-902-719-98-44