Белгеч сүзләренә караганда, кайчагында гомерне саклап калу өчен янәшәдәге кешенең ярдәме кирәк булган һәр минут кадерле була.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җәрәһәтләнүдән зыян күргән кешеләрнең 70% ы үзләренә кирәкле беренче ярдәмне күрсәтмәү аркасында һәлак була. Бу хакта «Нурлат-информ» корреспондентына 73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Таңсылу Әхәтова сөйләде.
"Беренче ярдәм күрсәтү-квалификацияле ярдәм килгәнче кешенең гомерен саклап калу буенча ашыгыч чаралар комплексыннан гыйбарәт. Беренче 3-5 минут дәвамында башкарылган дөрес гамәлләр 50% тан артык очракта исән калу мөмкинлеген арттыра. Вакытында күрсәтелгән ярдәм кешенең гомерен саклап кала", - ди белгеч.
Таңсылу Әхәтова сүзләренә караганда, беркем дә җитди һәлакәтләрдән иминиятләштерелмәгән, шуңа күрә кирәк чакта якын-тирәдә җәрәхәтне кысып бәйли, ясалма сулыш ясый белә, йөрәккә массаж яки Геймлих алымын кулана алучы булса яхшы. Кайчагында гади, әмма үз вакытында кулланган гамәл зыян күрүчегә медиклар килгәнне көтәргә яки бөтенләй аякка басарга ярдәм итәргә мөмкин.
Һәлакәттән соң беренче минутлар-кеше гомерен саклап калу эшендә иң мөһиме, дип тәмамлады ул сүзен.
73 ПСЧ фотосы.