Нурлатта юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында төрле чаралар уза

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Акциянең максаты-юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу, җаваплы кешеләргә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеге турында искәртү.

Болар барысы да юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү максатларында эшләнә.

Атна дәвамында район автоинспекторлары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә төрле профилактик чаралар үткәрәчәк.

«Без автотранспорт предприятиеләренең хезмәт коллективларын, шулай ук техникум, мәктәпләрне, автомәктәпләрне карап чыгарга, юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмәләр үткәрергә, район мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» үткәрергә һәм әлеге чараларны үткәрүгә яшь юл хәрәкәте инспекторларын җәлеп итәргә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте   “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International