«Ледок» спорт мәктәбенең акробатика секциясендә тәрбияләнүчеләр Лениногорскида узган көзге ярышлар нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында мактау пьедесталының барлык баскычларын да яулады.
Ял көннәрендә биредә батутта сикерү һәм акробатик йөреш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Айназ Гыймадиев беренче яшүсмерләр разрядын үтәде һәм алтын медаль яулады.
Шундый ук нәтиҗә белән 3 яшүсмерләр разряды категориясендә Роман Вырдин чыгыш ясады. Александр Леонтьев исә бу юлы 3 өлкәннәр разрядын яулады. Ул шулай ук 1 урынны алды. Кызлар арасында пьедесталның икенче баскычын лаеклы рәвештә Самира Фәйзуллина, ә өченче баскычны Илиза Гомәрова алды. Алар барысы да тренер Илдус Садретдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә.