Нурлат педагогы - ел саен үткәрелүче республика конкурсы җиңүчеләре арасында

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Шәһәрнең 3нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Лукьянова «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында актив катнашты һәм җиңүчеләр арасына керде.

Кичә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында ел саен үткәрелеп килүче конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Сәхнәдә Нурлаттан мөгаллим Марина Лукьяновага конкурсның «Балачакны яклау» номинациясендә III дәрәҗә диплом тапшырылды.

Шәһәрнең 3нче мәктәбе Инстаграм-аккаунтында да Марина Алексеевна адресына котлау сүзләре басылган. Комментарийларда укытучылар конкурста ирешелгән шундый матур уңышы белән актив котлыйлар һәм яңа җиңүләр телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International