Ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикасы мисалларын тарату, ачыклау һәм бүләкләү максатында ел саен үткәрелә.
Нурлат шәһәре «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының республика этабында «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында җиңүче булды.
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүген шәһәр һәм район Советларының чираттагы сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усмановка Диплом тапшырды.