Бүген депутатлар Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә берничә мөһим мәсьәләне карады.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына бюджет проекты турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының 2020 елның 21 маендагы 282 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен һәм муниципаль милекне файдаланган өчен аренда түләве һәм пеняны түләттерү (җирле бюджетка кергән өлешендә) буенча бурычларны түләттерү һәм исәптән төшерү тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча Мөлкәт һәм җир салымнары палатасы рәисе Зәрринә Сәйфетдинова чыгыш ясады.
Район Советы юристы - баш белгеч Александр Ханеня көн тәртибендәге берничә сорауны яктыртты.
Беренче мәсьәлә - Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының «Нурлат муниципаль районы территориясендә кулланучылар хезмәтләре базары эшчәнлеген җайга салу турында»гы 2001 елның 16 октябрендәге 17 номерлы карары белән расланган Нурлат муниципаль районы территориясендә кулланучылар хезмәтләре базарын җайга салу турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
Киләсе мәсьәлә «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегендә халык җыенын үткәрүгә әзерлек тәртибе турындагы нигезләмәне раслау иде.
Шулай ук Александр Николаевич Нурлат шәһәрендә җирле әһәмияттәге тиешле мәсьәләләрне хәл итүдә торак пункт территориясенең күрсәтелгән өлешендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау критерийларыннан чыгып, гражданнар җыены үткәрелергә мөмкин булган территорияләр чикләрен раслау турында сөйләде.
Районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова шулай ук Нурлат шәһәре Советының «Җир салымы турында» 2016 елның 18 апрелендәге 25 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.