Нурлат шәһәрендә көрәш фестивале узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Нурлатта «Уңыш хыялдан башлана»дигән девиз астында кикбоксингның 30 еллыгына багышланган ярышлар үтте.

Узган ялларда Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда Ачык Беренчелек кысаларында традицион көрәш фестивале булып узды, анда лайт-контакт төре буенча 100 гә якын яшь кикбоксер ярышты.

Ярышларда беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәре спортчылары катнашты, ә Димитровградтан быел 3 команда килде.

Быел 30 еллыгын бәйрәм иткән Нурлат кикбоксинг мәктәбен тренерлар Евгений Казаев, Олег Власенко, Илнур Әмиров һәм Руслан Никаненков җитәкчелегендәге 4 команда тәкъдим итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу елларда Нурлатта Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә кикбоксинг буенча шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар  төрле дәрәҗәдәге ярышларда зур уңышларга иреште.

Ике көн дәвамында 2004-2011 елларда туган кикбоксерлар төрле авырлык категорияләрендә ярышты. Пьедесталның югары баскычына Павел Веренцов, Альберт Минастинов, Әмир Әхмәдов, Владислав Дмитриев, Савелий Анищук, Ранис Гыймранов, Богдан Власенко, Кирилл Моисеев, Ксения Лаврентьева, Денис Сидимиров, Никита Кустоватов, Артем Андриянов, Радмир Ярушкин, Кирилл Приказчиков һәм Кирилл Тихонов күтәрелде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International