Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2021 елның 14 ноябре, якшәмбе

2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез урыны белән кыска вакытлы буран булуы, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлануы көтелә, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Көчле буран булганда.

Бинадан бары тик бик кирәк булган очракта гына һәм берәмләп кенә чыгарга.

Туганнарга яки күршеләргә кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында  хәбәр итәргә.

Автомобильдә хәрәкәт иткәндә зур юллардан йөрүне сайлау яхшырак.

Автомобильдән төшкәндә, аннан ерак китмәгез, аны күз уңында тотыгыз.

 

Бәлага тару турында өзек-өзек гудоклар белән сигнал бирергә һәм ачык төстәге тукыманы ерактан күренерлек урынга элеп куярга мөмкин. Әгәр дә мотор кабызылган булса, сөрем газына агуланмау, вентиляция өчен тәрәзәне төшерергә кирәк.

Ориентацияне югалтканда, беренче очраган йортка керегез.

Таныш булмаган кешеләр янәшәсендә автомобиль, фатир басулардан игътибарлы булыгыз.

Әгәр дә сез бинада бикләнеп калсагыз, кул астындагы ярдәмче әйберләр кулланып, мөстәкыйль рәвештә чыгу юлын карагыз.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләре тутыруның һәм аларны мөстәкыйль чистарту мөмкинлекләре турында хәбәр итегез.

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар итәргә кирәк.

Сәфәр чыгар алдыннан двигатель һәм аккумуляторның эшләвен тикшерегез, җитәрлек ягулык, яхшы антифриз салыгыз.

Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек турында кайгыртырга кирәк, кәрәзле телефон өчен заряд җыю җайланмасын онытмагыз.

 

Чыгып китәр алдыннан тагын бер кат насос, тагып бару өчен трос, балон ачкычы һәм домкоратның булу – булмавын тикшерегез.

«Тәмәке көйрәтү» җайланмасын тоташтыру комплектын да багажникка кую комачауламас.

Төгәл маршрутны һәм якынча килеп җитү вакытын хәбәр итегез.

Сәфәргә кузгалыр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире әйләнеп кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итү мөһим.

Юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын шактый тизләтәчәк.

Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урыны, аерым билгеләре, машинадагы кешеләр саны, авыру балаларныңбулу-булмавы, үзегезнең һәм якыннарыгызның телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрү кирәк.

Трассада ватылып калу очракларында

Автомобильнең алдына һәм артына кисәтү билгеләре куярга, бу хәтта киселгән агач – куак ботаклары да яки аерым күренеп торучы әйберләр дә булырга мөмкин. Әгәр машина эшләп тора икән, сөрем газына агуланмау, вентиляция өчен тәрәзәне төшерергә кирәк.

Эшләп чыгарылган газ  кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән эчкә тулмасын өчен, төнгелеккә яки озак тукталыш вакытында машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Җил юнәлешен дә үз куркынычсызлыгың өчен даими тикшереп тору кирәк.

Шуңа да карамастан, машинаның төтен чыгу урынына боз катмавын һәм аның кар белән капланмавын күзәтеп тору мөһим.

Әгәр автомобиль ватылган икән, тынычланыгыз бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрнең «101» номерын җыегыз, проблемагыз турында хәбәр итегез һәм ватылып калган урынның координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын җыярга тырышыгыз,ул булмаганда яхшы янучан материалларны яндырырга мөмкин - алар, гадәттә, шактый күп була.

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"

8 (843) 288-46-96.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International