Хөрмәтле райондашлар!
2021 елның 1 декабреннән: 423040, Татарстан Республикасы Нурлат ш., Нурлат ур., 3 адресы буенча урнашкан Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара Нурлат районы территориясендәге территориаль-аерымланган бүлекчә эшен туктата.
Салым түләүчеләргә салым администрациясе һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк тулы күләмдә Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара бүлегендә түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай ш., Ленин ур., 2.
Салым түләүчеләрне инспекциянең операция залында түбәндәге эш графигы буенча кабул итү алып барыла:
дүшәмбе, чәршәмбе: 9:00 дан 18:00 гә кадәр, сишәмбе, пәнҗешәмбе: 9:00 дан 20:00 гә кадәр, җомга көнне 9:00 дан 16:45 кә кадәр.
Салым хезмәте хезмәтләрен алу өчен юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар читтән торып "Юридик затлар яки шәхси эшмәкәр өчен салым түләүченең шәхси кабинетыннан" файдаланырга мөмкин.
Салым хисабын тапшыру өлешендә шуны да искәртик: аны электрон имза ачкычы булганда электрон документлар әйләнеше операторлары аша элемтә телекоммуникация каналлары буенча электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге бушлай телефоны 8-800-222-22-22-22, шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган Инспекциянең барлык телефоннары буенча "Контакт" бүлегендә алырга мөмкин.