Нурлат районында мәктәп ашханәләре яңара

2021 елның 14 ноябре, якшәмбе

Быел шәһәрнең 2нче һәм Мамык мәктәпләре ашханәләре азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасы кысаларында тулысынча яңартылды.

Мәктәптә туклану мәсьәләсе аның өчен җаваплы булган кешеләр өчен дә, укучыларның әтиәниләре өчен дә актуаль. “Балам вакытында ашап өлгерә аламы? Төшке аш тәмле, кайнар, ә иң мөһиме, файдалы булырмы?” – баласын мәктәпкә озатканда әти-әниләрнең күпчелеген шундый сораулар борчыйдыр.

 – Районда башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар туклану оештырылган. Төшке ашның бәясе 53,41 сум тәшкил итә, әмма федераль чаралар хисабына укучылар аны бушлай ала. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары көненә 8 сумга туклана, бу чаралар республика бюджетыннан күчерелә. Әлеге суммага, мисал өчен, ботка яисә макарон ашарга, аларны, түләп, итле ризык белән тулыландырырга була, – диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина.

 Балалар тәмле генә түгел, уңайлы шартларда да туклансын өчен районда зур эш алып барыла. Мисал өчен, быел республика программаларының берсе кысаларында шәһәрнең 2нче һәм Мамык мәктәпләрендә азык-төлек блокларын капиталь ремонтладылар.

 Мамык мәктәбенә 1984 елда нигез салынган, азык-төлек блогына исә яхшы ремонт 1989да ясалган булган. Республика программасы ярдәмендә хәзер элеккеге ашханәдән, чыннан да, стеналары гына калган дип әйтергә мөмкин. Мәктәп директоры Татьяна Ваняшина сүзләренә караганда, ремонттан соң ашханәдә урын ике тапкырга арткан.

 – Ашханәбез якты һәм бик уңайлы хәзер. Яңа җиһазлар кайтты, алар пешекчеләрнең хезмәтен күпкә җиңеләйтте. Балаларга да ошый, алар бирегә ешрак керә башлады, – диде Татьяна Мирзоевна.

Агымдагы уку елында мәктәптә 102 укучы белем ала. Аларның барысы да көненә ике тапкыр кайнар туклану – иртәнге һәм төшке аш белән колачланган.

 – Бер үк вакытта 80 баланы тукландыру өчен урыннар булса да, пандемия сәбәбе белән без аларны төркемнәргә бүлдек. Укучылар 4 тәнәфес вакытында ашыйлар. Моннан тыш, дәресләрдән соң биредә озайтылган көн төркемнәре дә туклана, – дип дәвам итте мәктәп директоры.

Яңа ашханәнең өстенлекләрен пешекчеләр дә бәяләргә өлгергән инде. Өлкән пешекче Елена Галиуллина һәм аның ярдәмчесе Гөлия Галимова әйтүенчә, мондый шартларда эшләү күпкә уңайлырак һәм яхшырак, чөнки савыт-саба юу машиналары, заманча плитәләр, ипи һәм яшелчә кисү, камыр басу өчен җайланмалар һәм башкалар урнаштырылган. “Балаларның ашханәгә теләп йөрүләре сөендерә, чөнки алар биредә үзләрен тәмле һәм файдалы ризык көтүен беләләр. Төшке аштан соң калган буш тәлинкәләр исә бу сүзләрне тулысынча раслый”, – диләр алар. Шәһәрнең 2нче мәктәбе ашханәсендә дә шундый ук матур үзгәрешләр булды. 660тан артыграк балага белем бирелә торган мәгариф учреждениесендә ашханәне киңәйтү мәсьәләсе бик кискен торган.

– Башлангыч проект буенча мәктәбебез бинасында ашханә каралмаган була. Аны 80нче елларда ике уку кабинетыннан җиһазлыйлар. Аннан соң берничә тапкыр агымдагы ремонт ясала. Әлбәттә, биредә төрле саклагычлар да, кирәкле шартлар да юк, стеналарның отделкасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми иде, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Халидә Шарапова. Аның сүзләренә караганда, капиталь ремонт ашханәнең сыйдырышлыгы проблемасын хәл иткән, пешекчеләрнең хезмәт шартларын яхшырткан, хәзер ул СанПиН таләпләренә туры килә. Мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, район мәктәпләрендә кайнар туклану Роспотребнадзор таләпләре нигезендә оештырыла. Меню Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләнгән, ул бөтен республика өчен бердәм. Район мәгариф учреждениеләрендәге туклануның сыйфатына атааналар үзләре дә бәя бирә ала. Һәр мәктәптә ата-аналар контроле оештырылган, аларның ашханәгә килү графигы төзелгән, барлык кирәкле документлар да алып барыла. Моңа инану өчен кичә ата-аналар контроле төркеме составында шәһәр гимназиясендә без дә булдык. Чыннан да, балалар туклануы өчен тәкъдим ителгән ассортимент төрле, менюга туры килә.

– Ата-аналарның мәктәпләрдә туклануны ничек оештырулары белән танышу мөмкинлекләре булуы бик яхшы. Без аның сыйфатын, азык-төлек блогының санитар торышын, менюга туры килү-килмәвен тикшерәбез. Көн саен улымнан нәрсә ашадыгыз, тәмле булдымы дип кызыксынып торам. Аңа барысы да ошый, – дип уртаклашты 3А сыйныф укучысы Раминның әнисе Гөлиназ Сафина.

 – Киләсе елда капремонт программасына районның тагын биш мәгариф учреждениесе керде, болар – Төрнәс, шәһәрнең 3, 4, 9 мәктәпләре һәм гимназия, – диде Алсу Рәхмәтуллина.

 Димәк, Нурлатның тагын да күбрәк укучылары уңайлы шартларда сыйфатлы туклану белән колачланачак. Ашханәгә керәсе генә килеп тора Быел шәһәрнең 2нче һәм Мамык мәктәпләре ашханәләре азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасы кысаларында тулысынча яңартылды.  Туклануның сыйфаты ата-аналарның даими контролендә.

Республикада мәктәпләрнең азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча яңа программа тулы куәтенә эшли. Ул быел башланып китте һәм аңа 1 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Агымдагы уку елы башланганчы ремонт Татарстанның 44 муниципаль берәмлегендә 198 мәктәптә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International