Менә инде берничә ел рәттән район авылларында яшәүчеләр үзара салым кертү һәм аннан файдалануга кагылышлы мәсьәләләрне референдумнарда түгел, халык җыеннарында хәл итәләр.
Быел җыеннар агымдагы атнаның беренче көннәреннән Гайтән һәм Заречный авыл җирлекләреннән башланып китте.
Билгеле булганча, җыеннар этаплап уза. Халык күбрәк яшәүче торак пунктларда алар 3әр, 4әр һәм аннан да артыграк этапка бүленгән. Бу җыеннарда авылда яшәүче һәркем катнаша, үзенең фикерен җиткерә алсын өчен шулай эшләнә. Мәсәлән, Фома авыл җирлегендә авыл халкы үзара салым хакындагы мәсьәләләр хакында өч көн җыелып сөйләште. Җыеннарның беренчесе сишәмбе көнне узды һәм ул авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахмановның агымдагы елда үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләр хакындагы отчетыннан башланып китте.
Быел фомалылар үзара салымны беренче тапкыр 1әр мең сумнан җыйганнар. Программа шартлары буенча, дәүләт халыктан кергән һәр мең сумга тагы 4әр мең сум өстәгән. Әлеге акчаларның күпчелек өлеше Карл Маркс һәм Совет урамнарында 700 метрлап юл салуга тотылган.
– Юлларны халыкка озак еллар хезмәт итәрлек итеп ясыйбыз, – ди Рәшит Һадиевич.
– Мин эшнең күләме түгел, сыйфаты яхшырак булсын дигән принцип яклы. Ике урамда да юллар, чыннан да, һәркемнең күңеленә килерлек итеп ясалган. Подрядчы оешма юлның аслыгын күтәртеп, өстенә вак таш салган һәм яхшылап тигезләгән. Карл Маркс урамының әле кайчан гына йөк машиналары да үтеп йөри алмый торган өлешенә хәзер җиңел машиналар да рәхәтләнеп уза ала.
– Ел да салым акчаларын түләми калганыбыз юк. Менә инде берничә ел рәттән район авылларында яшәүчеләр үзара салым кертү һәм аннан файдалануга кагылышлы мәсьәләләрне референдумнарда түгел, халык җыеннарында хәл итәләр.
Менә инде берничә ел рәттән район авылларында яшәүчеләр үзара салым кертү һәм аннан файдалануга кагылышлы мәсьәләләрне референдумнарда түгел, халык җыеннарында хәл итәләр.
Менә инде берничә ел рәттән район авылларында яшәүчеләр үзара салым кертү һәм аннан файдалануга кагылышлы мәсьәләләрне референдумнарда түгел, халык җыеннарында хәл итәләр.
Үзара салым программасы авыллар өчен бик кирәк. Дәүләттән нинди зур ярдәм күрсәтелә бит. Мондый юлларны кайчан күргән булыр идек әле, – ди шул урамда яшәүче Рамил Әһлетдинов.
Гомумән, авылда юллар проблемасы акрынлап чишелеш ала бара. Һәм монда үзара салым программасының өлеше зур булуы бәхәссез. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көнгә авыл урамнарының 70 процентлап өлеше юллы булган икән инде. Быел әле дәүләт программасы кысаларында да Дуслык урамының 350 метрына юл салынган. Моңа кадәр авылдашлары Сәлим Нуруллин да шул урамда 150 метр юл ясаткан булган. Әмма әлеге урамның озынлыгы 1700 метр һәм аның икенче башында яшәүчеләр киләсе елларда үзара салым программасы үзләренә дә килеп җитәр дип хыялланалар. Бу хактагы тәкъдимнәрен алар җыенда да җиткерделәр. Биредә үк үзара салым акчаларын түләмәүчеләргә карата тиешле чаралар күрергә дигән фикерләр белдерүчеләр дә булды. Авылда халык үзара салым программасының мөмкинлекләрен реаль эшләр мисалында инде күрергә өлгерсә дә, кызганычка каршы, елга бер тапкыр җыела торган үзара салым акчасын түләмәүчеләр дә бар икән. Мәсәлән, быел Фома авылында исемлеккә кергәннәрнең 16 проценты салым түләүдән баш тарткан. Ә бит алардан керәсе суммага дәүләттән дә никадәр акча өстәлер һәм алар шул авылның юлларын төзекләндерүгә, я булмаса башка мөһим эшләргә киткән булыр иде.
Авыл җирлегендә халык чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узган җыеннарда да үз фикерләрен белдерә алды. Аларның һәркайсында җирлек башлыгы халыкны программа әле эшләгәндә, аның мөмкинлекләреннән файдаланып калырга чакырды.
Районда исә халык җыеннары 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Билгеле, алар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне истә тотып үткәрелә.