Бикүледә яшәүчеләр үзара салым акчасына зиратлар территориясен төзекләндерделәр

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Бикүле авыл җирлегендә зиратларны карап, чистартып торуга зур игътибар бирәләр. Илюткинодагы – биш, Бикүледәге өч зират та җирле халыкның күз угында, авыл җирлеге башкарма комитеты дин әһелләре белән берлектә оештырган өмәләргә актив кушылалар, чит җирләрдә яшәүче якташлары да читтә калмый.

 – Бикүледәге зиратларның берсе - 300 еллык тарихка ия, – диде авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.

– Инде күптәннән гамәлдә булмаса да, аны ташландык хәлгә китермибез. Быел, мисал өчен, зират территориясен яңа профнастил койма белән әйләндереп алдык. Борынгы зиратның мәйданы зур түгел, нибары 500 кв.м тәшкил итә. Аны коймалау эшләренә үзара салым чараларының 250 мең сумы тотылган.

Һәм бу уңайдан Бикүле халкының үзара салым программасы кысаларында көн кадагындагы көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү белән бергә ата-бабаларының мәңгелек йортларына да сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүләре һәркемгә үрнәк булырлык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International