"АгроИнвест" хуҗалыкларында быелдан барлык терлекләрне дә бер үзәктә әзерләнгән азык белән тәэмин итәләр.
Азык үзәге Нурлат районы өчен әле яңа нәрсә. Шуңа да компаниянең “Южная” агрофирмасы терлекчелек комплексы территориясендә Израильдән кайтарылган әлеге җиһазларны җыя башлаулары күпләрдә зур кызыксыну уятты. Заманча үзәкне сафка бастыру исә әллә ни озакка сузылмады һәм ул инде җәйдән башлап идарәче компаниягә караучы барлык – Нурлат районындагы “Сөләйманов Ә.И.”, “Южная” һәм Аксубай районындагы “Аксу-Агро” хуҗалыкларын тулы канлы балансланган азык белән тәэмин итә башлады.
– Бүгенге көндә агрохолдингта 4500 баш савым сыер асрала. Терлекләрнең гомуми саны 9 меңнәр тирәсе. Шуңа да азык үзәге төзү көн таләбе иде. Бүген терлекләргә көн саен 250-280 тонна азык кирәк, алар барысы да биредә әзерләнә. Тулаем, үзәкнең тәүлеклек егәрлеге 350 тонна тәшкил итә. Алга таба баш санын арттырырга яки башка хуҗалыкларга да азык әзерләп бирү хезмәтләре күрсәтү мөмкинлегебез бар, – ди агрохолдингның терлек үрчетү буенча баш белгече Наталья Козина.
Азык үзәкләре республикада инде берничә ел буена уңышлы эшләп килә. Аларда әзерләнгән моноазык савым көтүе һәм ит терлекчелегенең продуктивлылыгын күтәрергә мөмкинлек бирә торган барлык компонентларны да үз эченә ала. Үзәкнең эш принцибы әллә ни катлаулы түгел. Биредә бар процесс автоматлаштырылган. Төягеч трактор силос, сенаж, чөгендер түбен һәм биредә үк әзерләнгән миксларны, янәшәдәге таблоларда чагылучы параметрлар буенча, өч зур миксерга тутыра. Миксерлардагы азыкның күләме исә әлеге процессны административ бинадан күзәтеп торучы операторның компьютер җайланмаларында чагылыш таба.
– Һәр бункерның күрсәткечләре аерым экранда. Биредән мин миксерда азыкның әзерләнүен контрольдә тотам, аларны хуҗалыкларга төяп җибәрүне кайгыртам. Терлекләрнең һәр төренә аерым рацион төзелә, аларның барысы да компьютерга кертелә һәм, әлбәттә инде, төрле азык әзерләнә, – ди оператор Руслан Фәтхетдинов.
Руслан Нурлат аграр техникумын тәмамлаган, ә азык үзәген эшләтергә Кукмара районына барып өйрәнеп кайткан икән.
Азык цехында эш көне иртәнге 5тән башлана. Генераль директор Илсур Шәйдуллин әйтүенчә, иң беренче чиратта компьютер программасына терлекләрнең баш саны, аларның аппетитлары кертелә. Инде иртәнге 6га көнлек программа әзер була һәм миксерларда мөгезле эре терлекнең һәр төре өчен индивидуаль сайланган, күп компонентлы комплекслы азык әзерләнә башлый. 5 транспорт аларны көн дәвамында хуҗалыкларга ташып тора. Әлбәттә, азык үзәгендә сыйфат ныклы контрольдә. Биредә үк үз портатив лабораторияләре дә бар. Аның ярдәмендә хуҗалыклардан килгән азыкның һәр партиясенә дә, терлекләргә китә торган әзер моноазыкка да анализ ясала.
Бүгенге көндә “АгроИнвест”та бер сыерга уртача тәүлеклек савым 25 килограмм тәшкил итә һәм, билгеләп үтүләренчә, күрсәткечләр арту ягында. Алга таба аны 28 килограмм һәм аннан да артыгракка җиткерергә планлаштыралар. Һәм моның өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар.