Нурлатта хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында республика спартакиадасының зона этабы узды

2021 елның 12 ноябре, җомга

Ярышларда өч районнан командалар катнашты.

Бүген "Тулпар" спорт сараенда 2021 елда армиягә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы узды. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин сәламләде.

 

Спартакиадада Нурлат, Чирмешән һәм Спас районнары командалары катнашты. Нурлат районы командасы составында аграр техникум студентлары да бар иде. Калган катнашучылар белән бергә алар сынау программасына кергән 8 этапны да үтте. Бу-пневматик винтовкадан ату, аркан тарту, автоматны сүтеп җыю, тизлеккә йөгерү һ.б. барлык төр сынаулар буенча призывниклар көчле ихтыяри характер, чыдамлык һәм ныклык күрсәтте.

“Бу ярышлар армиягә чакырылучылар өчен бик мөһим. Хәрби хезмәт җитди әзерлек үткән, спорт белән шөгыльләнүчеләргә җиңел бирелә. Безнең Нурлат егетләре һәрчак яхшы физик әзерлек белән аерылып торды. Районда спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылуы, төрле корылмалар төзелүе дә моңа ярдәм итә", - дип билгеләп үтте район хәрби комиссары Заһир Абдуллин.

 "Тулпар"да ярышлар параллель рәвештә берничә залда узды. Башка районнардан килгән катнашучылар оештыру дәрәҗәсенең югары булуын һәм шартларның яхшы булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International