Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә көчле кар явуы көтелә.

Төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю ихтималы  булган буран, кыска вакыт аралыгында күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, юеш кар явуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан территориясендә буран, көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына шуны искәртә: буран вакытында таймый торган аяк киеме кияргә, урамда акрын һәм сак йөрү кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә резин очлы махсус таяк кулланырга киңәш итәләр. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор алу хәерле.

Буран һәм бозлавык хәрәкәттә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм полосалар буйлап күчеп йөрмәскә, кисәк тормозламаска, шәһәрдән читкә чыкмый торырыга кирәк.

Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International