2021 елның 11 ноябрендә «Нурлатнефть» идарәсенең ЦКПН объектларында хезмәт күрсәтүче «Процессинг үзәге» оешмасы вәкилләре белән график буенча янгын сигнализациясен тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында сигнализацияне эшләткән чакта персоналның эш-гамәлләре турында хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрелде.
“Тупас тәртип бозулар ачыкланмады", - дип сөйләде 73 ПСЧ инспекторы Айгөл Әбделвәлиева.