Армиягә Нурлат егетләренең икенче төркеме китте

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бүген, 12 ноябрьдә, көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында, Нурлат районыннан тагын 11 егет  Казан шәһәренең җыелма пунктына юл тотты.

Егетләрне хәрби хезмәткә җибәрү барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп башкарылды. Аларны озатырга күпсанлы туганнары һәм дуслары килгән иде. Үз теләкләрен Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Федор Терентьев җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International