Аны Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары үткәрде.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган масштаблы проект - республикада гына түгел, Россиядә дә уникаль тәҗрибә. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Нурлат районы әлеге белем бирү десанты килгән 32нче районга булды.
Төрле рангтагы җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, татар теле укытучылары һ.б. мастер-класс кысаларында халык алдында уңышлы чыгыш ясарга, докладны дөрес төзергә, аудиториянең игътибарын тотарга, тыңлаучылар алдында үзен иркен тотарга өйрәнде. Сүз уңаеннан, театраль иҗат кафедрасы укытучылары Азат Зарипов һәм Раушан Шәрипов белән киеренкелекне һәм стрессны бетерү буенча гамәли күнекмәләрне бөтен зал бергәләп башкарды.
"Җитәкчеләр өчен мондый мастер-класслар һөнәри карьераның башында үткәрелсә, әлбәттә, файдасы күп булыр иде, – дип уртаклашты Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина. Аның җитәкче стажы-15 ел.
- Безнең район күпмилләтле, барыбыз да бер-беребезне аңласын өчен, нигездә, рус телендә аралашабыз, шуңа күрә әдәби татар сүзләре безнең кулланылыштан төшеп кала. Хәзер, кызганычка каршы, җитәкчеләрнең бик азы гына аудиториягә үз фикерләрен татар телендә җиткерә ала. Бу зур осталык таләп итә. Бүген без, бераз гына булса да, халык алдында чыгыш ясауның төп кагыйдәләрен өйрәндек. Минем өчен, шәхсән, доклад структурасы турында мәгълүмат файдалы булды".
Укулар ике этапта узды. Теоретик өлештән соң нурлатлылар төркемнәргә бүленеп, сәхнә теле белгечләре Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова җитәкчелегендә, уен формасында дикция, сөйләм культурасы, дөрес сулыш алуны формалаштыру буенча практик биремнәрне үтәргә өйрәнде.
"Мастер-класста катнашучылар биремнәрне үтәүгә бик җитди карады, барысын да төгәл үтәргә тырыштылар. Башка районнар вәкилләре белән чагыштырганда, тавыш күнегүләрен тиз отып алып, дөрес итеп кабатладылар. Аудитория бик дустанә, позитив иде, дәрес ахырында катнашучыларның һәрберсе татар телендә үз осталыкларын камилләштерергә карар кылды. Бу мине бигрәк тә сөендерде", – дип уртаклашты Земфира Ибәтова.
Мастер-класста район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та катнашты. Ул район Башлыгы исеменнән мәдәният институты укытучыларына файдалы белемнәре һәм киңәшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Безгә бүген татар телендә аралашу һәм чыгыш ясау тәҗрибәсе җитми. Бу, барыннан да элек, үзебездән тора: без гаиләдә балалар белән туган телдә сөйләшмибез, эштә документлар һәм эшчәнлек күбесенчә рус телендә алып барыла, – диде ул. - Мәдәният институты вәкилләре безгә туган телнең матурлыгын күрсәтте, ораторлык сәнгате үрнәкләре, дөрес сөйләм күнекмәләре белән таныштырды. Проект татар телен саклау һәм үстерү күзлегеннән бик мөһим".
Очрашу символик рәвештә ТРның атказанган артисты Әлфис Галиуллин аккомпанементы астында «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.