Нурлат автоинспекторлары һава торышы шартларының начараюы турында кисәтә

2021 елның 12 ноябре, җомга

Нурлат районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да һава шартлары начараю сәбәпле, юллардагы хәлләрнең катлаулануы турында кисәтә. Температура төшүгә һәм табигый явым-төшемнәр юл өлешендә боз барлыкка килүгә һәм күз күрүчәнлекне чикләү китерергә мөмкин, бу исә, үз чиратында, юл-транспорт хәленең катлаулануына китерә. Җәяүлеләргә дә уяулык турында онытырга ярамый, аларга яктылык кайтаручы элементлардан файдаланып, юлда үзе турында ерактан белдерергә кирәк.

 

«Барлык автомобиль хуҗаларына һава шартларына карап тизлек режимын сайларга киңәш итәбез, билгеләнгән дистанцияне саклагыз, маневр ясау кагыйдәләрен бозмагыз", – дип билгеләп үтте Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, шулай ук ерак юлга барудан баш тарту кирәклеге турында искә төшерә. Игътибарлы һәм илтифатлы булыгыз, юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт күрсәтегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International