Нурлат полицейскийлары ТР Президенты кулыннан автомобиль ачкычларын алды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә республика ЮХИДИнең төп бинасы янында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика полицияләренә яңа 63 автомобиль ачкычы тапшырды.

Чарада катнашучылар арасында Нурлатның тәртип сакчылары да бар иде. Яңа «Нива» автомобиле ачкычын Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәре Илназ Галиуллинга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International