Нурлат район хастаханәсе шәһәрчеге территориясендә бүген яңа юл билгеләре урнаштырылды, алар нигезендә Хәмәдиев урамы ягыннан хастаханә территориясенә керү юлында автомобильне кую тыела.
"Гадәттә, биредә автомобильләрнең күп җыелуы күзәтелә, бу исә ашыгыч ярдәм машиналарына хәрәкәтенә комачаулый. Без бу участокта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирәчәкбез, кагыйдәне бозып куеп калдырылган автомобильләргә карата эвакуатор җәлеп итәчәкбез», –дип аңлатма бирде ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.