Нурлатта «Җәлил укулары» конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта «Җәлил укулары» дип исемләнгән IV халыкара шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Коронавирус авыруы таралуны кисәтү максатыннан, ул дистанцион форматта оештырылды.

Конкурсның муниципаль этабына район балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән җиде номинация буенча 150гә якын эш килгән: «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», « Җәлил  дөнья халыклары телләрендә», «Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар рус телендә», «Фронтовик язучылар әсәрләрен рус телендә күмәк башкару», «Фронтовик язучылар әсәрләрен татар телендә күмәк башкару».

Бөтендөнья татар конгрессы һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган компетентлы жюри онлайн-форматтагы эшләрне тикшерде. Һәр яшь төркемендә һәм номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International