Бүгенге көннән сырхауханә янындагы юл боҗрасында юл хәрәкәте кагыйдәләре үзгәрде.
Хәзер Нурлат урамыннан поликлиникага таба баручылар боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә өстенлек бирергә тиеш булачак. Ягъни «Боҗра – төп юл " принцибы гамәлдә булачак.
"Элек монда “уң яктан каршылык” кагыйдәсе гамәлдә иде, әмма күп кенә автомобиль хуҗаларының аны үтәмәве һәм авария хәлләрен тудыруы сәбәпле, биредә юл хәрәкәтен оештыруны үзгәртү турында карар кабул ителде», – дип аңлатма бирде ЮХИДИнең Нурлат бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.