«Без –бергә көчле» конкурсы халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә «Без –бергә көчле» дип исемләнгән рәсем конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләде. Конкурс «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Нурлат бүлекчәсе белән берлектә өч яшь категориясендә халыклар бердәмлеге көне алдыннан игълан ителде.
Конкурска районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларыннан 40 эш керде. Кичә жюри әгъзалары барлык эшләрне бәяләделәр һәм һәр төркемдә иң яхшыларны сайладылар. Алар грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.