Халыклар дуслыгы йорты методисты Джулия Ильдиярова һәм режиссеры Сирень Айткулова - чын мәгънәсендә бәхетлеләр.
«Җанисәптә катнашу» конкурсында җиңүчеләр арасында алар яңа 13нче айфонга ия булды.
Барысы да гади. Һәр кич республикада махсус программа ярдәмендә конкурста ике җиңүчене билгелиләр. Ул Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында уза. Шартлар нигезендә, кызлар стационар участокта җанисәп баннеры фонында фото ясаганнар һәм аларны «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә #Татарстан Вместе һәм #МояПерепись язмалары белән Instagram да фотосүрәт урнаштырганнар. Беренче шатлыклы хәбәрне Джулия алган.
«Миңа социаль челтәрләрдә фотоны куйганнан соң биш көн узгач шалтыраттылар, - дип уртаклашты ул. - Җиңү зур сюрприз булса да, эчтән генә җиңүгә өметләнгән идем. Мондый бәйге сайлаулар барышында үткәрелде. Мин дә сайлау участогында фото ясадым, тик ул чакта уңыш башкаларга елмайды. Алар өчен чын күңелдән шатландым. Ә бу юлы бәхет миңа елмайды. Гомумән, барыгызны да конкурсларда актив катнашырга чакырам. Оялырга һәм тартынырга кирәкми-барысы да килеп чыгачак!»
Сирень Айткуловага озак көтәргә туры килми. Җиңүе турында аңа социаль челтәрләрдә үз фотоларын урнаштырган көнне үк хәбәр итәләр.
«Теләсә кайсы йортта бәхет анда яшәүчеләрнең уңай кәефеннән тора. Шулай ук безнең халыклар дуслыгы йортында да. Нәкъ менә ул безгә уңыш китерде дип уйлыйм, без фотога төшкән исәпкә алу участогы да биредә урнашкан, – ди Сирень. - Конкурста без бөтен коллектив белән катнашабыз, шуңа да яхшы хәбәрләр көтәбез».
Нурлатлыларга конкурска кушылырга соң түгел әле.
Бөтенроссия халык санын алу кебек үк, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытка кадәр «Халык контроле»нең «Вконтакте» дагы туры эфирында Һәр кич ике бәхетле кешене билгеләячәкләр.
Барыгызга да уңышлар телибез!