Сак булыгыз, мошенниклар: Нурлатта мошенниклык очраклары ешайган

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча идарәсе хезмәткәрләре нурлатлыларның игътибарын элемтә чараларын, шул исәптән стационар телефоннарны кулланып башкарылган мошенниклык очракларына юнәлтә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: әгәр сезгә шалтыратып, якын туганнарыгызның бәлагә юлыгуы һәм проблеманы хәл итү өчен акча кирәк булуы турында хәбәр итсәләр, сөйләшүне өзәргә, туганнарыгызның номерын җыярга кирәк.

Сездә шик тудыручы барлык фактлар буенча полициягә 02, 102, кәрәзле 112 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез", - дип Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге штабында уяу булырга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International