Нурлатта җәяүлеләр - район автоинспекторларының һәрчак күз уңында

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, Нурлат автоинспекторлары аларны киметүгә юнәлдерелгән берничә профилактик чара үткәрәчәк. 

 

ЮХИДИнең Нурлат бүлеге шәхси составы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан шәһәр һәм район юлларын патрульлек итәчәк. Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерәчәкләр. Зебрада җәяүлеләрне уздырмаган шоферлар да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр дә -  инспекторларның аерым контролендә.

"Юлга аяк атлаганчы, җәяүле автомобильнең тизлекне киметүенә, туктавына һәм юл бирүенә инанырга тиеш. Шуннан соң гына юл аркылы чыгарга кирәк. Автомобиль хуҗалары да игътибарлы булырга тиеш. Мондый саклык чаралары һәрвакыт актуаль, бигрәк тә начар һава шартларында: кар, яңгыр, томан, бозлавык һ.б.», – дип билгеләп үтте Нурлат районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Илдар Әхмәтҗанов.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International