Бүген Нурлат хокук сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә котлаулар кабул итә. Бүгенге көндә бүлектә эчке эшләр органнарының 100 хезмәткәре хезмәт итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек, миграция мәсьәләләре бүлеге, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту төркеме, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш төркеме, тикшерү бүлеге, сорау алу бүлеге, штаб, эксперт-криминалистика төркеме, кизү тору бүлеге, вакытлыча тоту изоляторы, административ практика бүлеге бар.

Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бурычларына территорияне патрульләү, чакыруларга җавап бирү, оператив-эзләү чараларын үткәрү, гражданнар белән хезмәттәшлек итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү һ. б. керә.

«Бүген җәмгыять безгә югары таләпләр куя. Гражданин өчен полиция формасындагы кеше хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Урамнарда тәртип, гражданнарның тынычлыгын, аларның үз куркынычсызлыгына ышанычы нәкъ менә бездән тора. Ышанычны аклау һәм аны тиешле дәрәҗәдә саклап калуга, без һәр кешенең проблемаларына игътибарлы һәм ярдәмчел булуыбыз,    һәм иң мөһиме, дөрес һәм профессиональ эшебез белән ирешәбез», – дип билгеләп үттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге штабында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International