Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы ихтимал.

2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, юеш кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..-3˚.

 

Юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International