Бу атнада коронавирус инфекциясенә каршы күчмә вакцинация пунктлары үз эшен башлады. Бүген, 9 ноябрьдә, теләге булган нурлатлылар «Грани» үзәгендә һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә вакцина ясата алу мөмкинлеген алды.
Өлкән яшьтәге Мөнир һәм Асия Ситдыйковлар мәдәни-ял үзәгенә беренчеләрдән булып килделәр. Биредә ковидка каршы прививка ясату мөмкинлеге турында улларыннан ишеткәннәр. «Поликлиникага барасы да килми иде, чөнки анда чират зур һәм мәкерле чир эләктерү куркынычы бар. Ә монда уңайлы шартларда белгеч каравын уздык һәм прививка ясаттык. Бик уңайлы», - дип фикерләре белән уртаклашты алар.
Ә менә Айрат Миншин икенче тапкыр вакцина ясатырга килгән.
«Беренче тапкыр апрель аенда ук прививка ясаттым, - диде ул. – "Кормыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Роза Ханеня халыкка монда прививка ясату мөмкинлеге турында гомуми чатта язгач, озакка калдырмадым, чөнки 6 айдан артык вакыт узды инде. Пандемия шартларында үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне саклау бик мөһим дип саныйм».
Белем бирү үзәгендә күчмә вакцинация бригадасы әгъзалары-ашыгыч ярдәм фельдшеры Илүзә Хөснуллина һәм прививка кабинетының процедура шәфкать туташы Тәнзилә Вәлиуллина да эшсез утырмады. Төрле чыганаклардан вакциналаштыру мөмкинлеге турында белгән нурлатлылар соңыннан якыннарын да алып килде.
"Ирем Якуб бирегә дини курсларга йөри. Һәм менә, вакцинация пункты турында белгәч, миңа да хәбәр итте. Моңа кадәр ике көн поликлиникага йөрдем, прививка ясатасым килде, әмма кабул итүгә эләгә алмадым – теләүчеләр бик күп. Ә монда бик уңайлы, көтәргә дә туры килмәде», – дип уртаклашты Мөнирә Усманова.
Бүген көн дәвамында мобиль бригада Түбән Нурлат микрорайонына, шулай ук «Кара Алтын» һәм «Регион-Көнчыгыш» предприятиеләре коллективларына барды.
Атна дәвамында вакцинациянең күчмә пунктлары чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр – шәһәр Мәдәният сараенда һәм Халыклар дуслыгы йортында эшләячәк, пәнҗешәмбе көнне «Грани» үзәгендә һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә прививка ясарга теләүчеләрне көтәләр.