2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 17 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Идарәнең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә консультация алу өчен - Нурлат ш., Мәктәп ур., 10й. 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк. Тел. 2-08-83, 2-19-71.
Бердәм "Ачык ишекләр" көнен уздыруның максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә барып, шәхси саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) куллану кирәк.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә чакырабыз!