"Кадрлар барысын да хәл итә!» - танылган формула. 73 нче янгын сүндерү – коткару бүлегендә дә бу гыйбарәне яхшы беләләр, шуңа күрә яңа килгән хезмәткәрләрне әзерләүгә җитди игътибар бирәләр.
Шулай итеп, штатка яшь инспектор Кузнецова Наталья алына. Мөстәкыйль эш башлар алдыннан ул профилактика бүлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документацияне өйрәнә, нефть чыгару һәм транспортировкалауның технологик процессы, янгын куркынычы һәм шартлау куркынычы булган җитештерү факторлары белән таныша. Янгын чыганакларының барлыкка килүен кисәтү буенча белем туплый. Стажировка узганда куркыныч югары булган объектларга чыгу мәҗбүри. Стажировка тәмамланганда булачак инспектор "профилактик" имтихан тапшырачак, аның барышында үзләштерелгән материалны тикшерәчәкләр, шуннан соң гына яшь белгеч мөстәкыйль эшкә рөхсәт ала.
“Мондый тәртип башкарылучы эшләрнең әһәмиятлелегенә бәйле, чөнки профилактика янгыннарны кисәтү буенча мөһим өлеш булып тора", - дип аңлата 73 ПСЧ ОПП инженеры Панарин.