Югары Нурлат шәһәр микрорайоны булып саналса да, биредә яшәүчеләр әле дә авылдагы сыман берберсе белән якыннан аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп гомер кичерә. Микрорайонда сан алучы булып эшләүче Минегамбәр Дербышеваны да күбесе танып, ачык йөз белән каршы ала. Менә Исламнур һәм Нәфисә Төхвәтуллиннар да кунак сыман каршы алды үзен.
– Узыгыз, уз, әйдәгез, өйгә керегез, – дип өйгә чакырды Нәфисә апа. Коронавирус чикләүләре аркасында, сан алучылар, битлекләр, бияләйләр киеп эшләсәләр дә, сан алуны саф һава астында үткәрүне хуп күрә. Шуңа да Төхвәтуллиннар өсләренә киенеп, ишегалдына чыкты. Сан алу битләрендә сораулар әллә ни катлаулы түгел, алар нигездә милләткә, гаилә хәленә, яшәү шартларына һәм керем чыганакларына кагылышлы. Сан алучы аларның барысын да электрон планшетта терки барды һәм менә кыска гына вакыт эчендә кирәкле бар мәгълүмат та кертелеп, әлеге йорт хуҗалыгында сан алу төгәлләнде дә. Югары Нурлат участогында исә барлыгы 293 йорт хуҗалыгы исәпләнә, яшәүчеләр саны 585әү икән. Озак еллар Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесендә кадрлар бүлеге инспекторы булып хезмәт куйган Минегамбәр Дербышева исә профсоюз, партия, җәмәгать эшчәнлегендә актив эш алып барган кеше. Бүген инде лаеклы ялда булса да, сан алу кебек мөһим кампаниядән һич тә читтә кала алмаган. Бөтен ил күләмендә зур әзерлек белән оештырыла торган әлеге чараның мөһимлеген, алынган статистик мәгълүматларның кирәклеген тоеп эшли ул. Ә илкүләм сан алуны үткәрү буенча тәҗрибәсе бар. 2010 елда ул Түбән Нурлат микрорайонында эшләгән булган. Билгеле, ике сан алу арасындагы аерманы тоярга өлгергән инде.
– Ул чакта барлык мәгълүматларны да кәгазь бланкларда теркәгән идек бит. Бу юлы менә планшетлар белән эшлибез. Башта өйрәнә алырмынмы дип шикләнебрәк торган идем, әмма программа бик җайлы, бик тиз үзләштердем. Эшләгәндә дә кыенлыклар чыкканы юк, – ди ул.
– Аннан, безнең микрорайонда искиткеч тәртипле, уңган, бердәм халык яши. Барысы да аңлап каршы алалар, берәүнең дә кире борып җибәргәне юк әле. Көненә 20ләп йорт хуҗалыгын исәпкә алырга өлгерәм. Үзем бу микрорайонда дистә елдан артыграк кына яшим, шуңа күрә кайбер гаиләләр белән танышу да әле бу минем өчен. Аннан, сораулар килеп туганда ТОСыбыз рәисе Ильяс Төхвәтуллинга да мөрәҗәгать иткәлим, ул да һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Югары Нурлат микрорайонында, нигездә, татарлар гомер кичерсә дә, соңгы елларда башка милләт халыклары да биредә үзләренә даими яшәү урыны тапкан. Руслар, әрмәннәр, таҗиклар да бар. Һәм, шунысы сөенечле, үз телләре белән бер вакытта татарча һәм русча да сөйләшәләр икән.
– Шөкер, авылыбызда милләтләрне аеру юк. Дус, тату булып яшәүгә ни җитә, – диләр Төхвәтуллиннар да. Гомумән, Бөтенроссия халык санын алуга карата гаиләнең үз фикере. Татар милләтенең язмышы өчен борчылалар, Татарстаныбызның киләчәге тагы да матуррак булсын иде дип телиләр. Һәм үзләренең буыны өлешенә туры килгән заманага шөкер итеп туя алмыйлар.