Өлкән яшьтәге нурлатлылар өчен вакцинация өчен яңа шартлар

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Вакцинацияне өйдә генә дә ясау Татарстанның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина карары чыкканнан соң мөмкин булды.

Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенә каршы район халкының 60,5 проценты вакцинацияләнде. Кызганычка каршы, вәзгыять элеккечә киеренке кала бирә.

Халыкны вакцинацияләү поликлиниканың прививка кабинетында гына түгел,  шикәрчеләр һәм тимерьюлчылар микрорайоннарда табиблык амбулаторияләрендә,  авылларда фельдшер-акушерлык пунктларында да үткәрелә.

"Өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләү территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм социаль яклау бүлеге заявкасы буенча да оештырылачак», – дип сөйләде «Нурлат-информ» корреспондентына эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.

Шулай итеп, вакциналаштырырга теләгән 10-12 өлкән яшьтәге кешедән торган исемлек төзелә һәм табиб-шәфкать туташыннан торган  бер прививкалау бригадасы түбәндәге адреслар буенча чыга. "Салкында саклау" чылбырының шартларын үтәү өчен вакциналаштырылучыларның саны вакыт буенча юлны да исәпләп 1,5-2 сәгатькә сыешырлык итеп билгеләнә, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International