Нурлат районында үзара салым программасы аеруча мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен өстенлекле санала.
Соңгы берничә ай эчендә генә дә биредә әлеге чаралар хисабына халык өчен бик мөһим эшләр башкарылган. Шуларның иң ихтыяҗлысы, әлбәттә, юллар ремонты. Җирлек халкы җыеннарда юллар ремонтын күз угыннан төшерми, шуңа күрә биредә ел саен матур үзгәрешләр күзәтелә. Әле менә күптән түгел генә Зирекледә Яшьләр урамының – 160, Биляр Озерода Садовая урамының 400 метрына вак таш-ком катнашмасы түшәлгән.
Су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналары да акрынлап тәртипкә китерелә. Соңгы эшләрдән Зирекледә су каланчасы территориясен койма белән әйләндереп алуны билгеләп үтәргә мөмкин. Биляр Озерода исә павильон куйганнар. Ул кышкы салкыннарда су туңмасын, коега пычрак су, чүп-чар төшмәсен өчен кирәк.
Болардан тыш, үзара салым акчаларына урам утлары да ремонтланган, энергия саклаулы яктырткычлар урнаштырылган